7 сентябрьдә Ширяево авылы янындагы тау битендә “Чыганаклар. Самара Җәясендә Болгар цивилизациясе” дип аталган туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. Быел аны Татарстан президенты гранты акчасына өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.
Самара археологлары, тарихчылары 1920 елдан бирле Жигулевсктан ерак булмаган Муром шәһәрчегендә казыну эшләре алып баралар. Самара Җәясендә болгар бабаларыбызның көнкүреш әйберләре табылып тора һәм алар барысы да Х — XV гасырларда биредә болгар татарлары яшәвен дәлилли. Ул заманнарда Самара Җәясе болгар иленең көньяк чиге булган һәм бу культурага караган әйберләр, каберлекләр, корылмалар да Жигулевск, Валы, Винновка, Шелехметь, Манчиха, Белая Гора авыллары тирәсендә табыла. Димәк, болгарлар күчмә халык лар һөҗүменнән Идел елгасы белән ышыкланып, Самара Җәясе эчендә яшәгәннәр, ә сәүдә итү өчен көймәләрдә Иделнең аскы ягына да, өске ягына да йөзеп йөргәннәр.